ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Апас районының Карамасар авылында шагыйрьләр белән очрашу узды

0

Апас районының Карамасар авылында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – яшь, үзенчәлекле, талантлы шагыйрьләр белән очрашу узды. Бу хакта «Апас-информ» яза.

Күпсанлы әдәби премияләр лауреатлары, иҗатлары белән татар әдәбиятына яңа сулыш өргән шагыйрьләр Рузәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев белән очрашу карамасарлылар күңелендә бик зур вакыйга булып озак сакланачак. Барлык тамашачылар өчен авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән үзенчәлекле шигъри-музыкаль тамаша тәкъдим ителде, бу тамаша бары тик Карамасар шагыйрьләренең иҗат җимешләреннән төзелгән иде.

Аннан соң сүз кунак шагыйрьләргә бирелде. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар, үзләре белән таныштырдылар, тыңлаучыларны чын шигъри сәнгать дөньясының иң үзәгенә кертә алдылар. Тамашачылар арасында тирә-як мәктәпләрнең югары сыйныф балалары да бар иде. Яшь, талантлы, искиткеч харизмалы татар шагыйрьләре белән очрашу алар өчен дә бик истәлекле һәм файдалы булгандыр, диелә хәбәрдә.