Алабугада бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряковны 100 яше белән котладылар
7 октябрьдә Алабугада бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряков үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев килде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Рөстәм Нуриев Кирилл Степановичны шәһәр халкы, шәһәр һәм район депутатлары советы исеменнән котлады. Якташы белән горурлануын билгеләп үтте, нык сәламәтлек һәм озак елларга илһам теләде. Шулай ук башлык Кирилл Степановичның гаиләсенә ветеранга җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Кирилл Тимряковны хөрмәтләү тантанасында шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, «Яшь Гвардия«нең Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников катнашты.
Кирилл Тимряков Буа районы Ырынга авылында туа. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агрономия факультетын тәмамлый. 15 яшеннән колхозда эшли, умарталыкта, урып-җыюда булыша. Ашлыкны арбаларда Тәтеш пристаненә ташыйлар, баржаларга бушаталар.
Геннадий Баганов АМР Ветераннар советы Президиумы исеменнән юбилярны котлады һәм Кирилл Степановичның барысы өчен дә – ветераннар өчен дә, яшьләр өчен дә – үрнәк булуын билгеләп үтте.
Кирилл Тимряков 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, Жуков медале белән бүләкләнгән, ә кителен исәпсез-хисапсыз юбилей медальләре бизи.
16 яшендә хәрби комиссариат тарафыннан Кайрево авылына укырга китә. 1943 елда хәрби хезмәткә алына, Горький өлкәсенең Богородск шәһәренә җибәрелә. Анда аны фронтка озатырга әзерлиләр. Телефонист һөнәрен үзләштергәннән соң, 1944 елның июнендә Ленинградка озатыла. Алга таба — Финляндия, Выборг порты, Карелия фронты, Балтыйк буе, Курлянд ярымутравы.
Җиңү көнен Либава шәһәрендә каршылый. 1950 елга кадәр Төньяк флот корабларында матрос — писарьдан алып беренче статья старшинасына кадәр хезмәт итүен дәвам итә.
Туган авылына кайтып, лаеклы ялга чыкканчы, Кирилл Степанович гаять зур иҗтимагый эш башкара, Бөек Ватан сугышы ветераннары советы рәисе, халык контролеры, депутат була. Тимряковлар өч бала үстереп, бриллиант туйга кадәр җитеп, бәхетле тормыш алып баралар.
«Мин бер гасыр гүзәл илдә яшим. Данлыклы Алабуга шәһәрендә! Биредә киң күңелле, игелекле һәм кайгыртучан кешеләр яши. Барыгызга да котлауларыгыз өчен рәхмәт!» – диде Кирилл Степанович.