Тышкы эшләр министрлыгы Шенген зонасына баруның яңа кагыйдәләрен искәртте
Россия Тышкы эшләр министрлыгы 12 октябрьдән Шенген зонасына баручы Россия гражданнары ил чигендә мәҗбүри рәвештә биометрия мәгълүматларын тапшырачак, дип искәртте. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Яңа кагыйдәләр Шенген килешүендә катнашучы барлык илләргә барганда кулланылачак, һәм илгә кергәндә бармак эзләрен алу һәм фотога төшерүне үз эченә ала. Шенген зонасыннан чыкканда биометрик мәгълүмат шулай ук тикшереләчәк.
Министрлык чиктән узганда тоткарланулар булмасын өчен сәяхәтләрне әлеге яңалыкларны исәпкә алып планлаштырырга киңәш итә.