ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ливан журналисты: Татарстанның һәм гарәп дөньясының хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар

0

Татарстанның гарәп илләре белән уртак яклары күп, бу хезмәттәшлекне үстерү өчен бик мөһим, аның потенциалы зур. Бу хакта «Татар-информ»га Ливия журналисты Кристелл Козал әйтте.

«Безнең илдә Татарстан турында җитәрлек дәрәҗәдә белмиләр. Россия дигәч, күбрәк Мәскәү һәм Санкт-Петербург күз алдына килә. Әмма, гарәп дөньясына республика бик ошаячак, дип ышанам. Монда иҗтимагый яки икътисади яктан бик күп охшашлыклар бар. Күпчелек гарәп илләрендәге кебек үк, Татарстанда да күп кеше ислам дине тота, монда нефть һәм газ чыгаралар. Без бер-беребезгә ярдәм итә алабыз һәм уртак якты киләчәк өчен стратегик план булдыра алабыз», – дип сөйләде ул.

Гарәб илләре журналистлары төркеме берничә көнгә Казанга килде. Аларга Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләделәр, шулай ук шәһәр, Кремль һәм КФУ буенча экскурсия уздырдылар.

«Татарстанда гаҗәеп мохит. Монда 175 милләт, төрле дин вәкилләр дус-тату яши. Бу бик имин урын. Моннан тыш, мине мондагы табигать таң калдырды», – дип өстәде журналист.

Ливаннан икенче журналист Йозеф Ибрагим Татарстанның киң сәнәгать потенциалы турында әйтте.

«Казанның табигате һәм архитектурасы бик матур. Мин Татарстанда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы бу кадәр үскәндер дип уйламаган идем. Без гарәп дөньясы һәм республика хезмәттәшлеге турында күп нәрсә белдек. Бик күп уртак проектлар тормышка ашырып була дип ышанам», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, гарәп дөньясы һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек өчен төрле юнәлешләр табарга була. Республикада бик күп мөселманнар яши. Бу хезмәттәшлек өчен бик мөһим.

«Гарәп дөньясындагы күп илләр шулай ук табигый ресурсларга бай, әмма аларны табу һәм эшкәртү өчен җиһазлар кирәк. Бу хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләренең берсе», – дип йомгаклады Йозеф Ибрагим.