Синоптиклар 12 октябрьдә Татарстанда көчле җил булачагы турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология үзәге якшәмбе, 12 октябрьдә, республикада уңай булмаган һава торышы шартлары турында кисәтә.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш әлләр министрлыгы искәрткәнчә, биек ялгыз агачлар, биек биналар, юл билгеләре һәм электр линияләре янында басып торырга ярамый. Автомобильләрне дә агачлар янында яки начар ныгытылган конструкцияләр янында калдыру киңәш ителми.