Галим озак вакыт ятып торуның организмга тәэсире турында аңлатты
Озак вакыт ятып тору аркасында вакыт узгач мускулларның көче һәм массасы югала, бу исә буй-сынга тискәре йогынты ясый һәм физик чыдамлылыкны киметә. Бу хакта Дәүләт мәгариф университетының заманча сәламәтләндерү технологияләре һәм адаптив физик культура кафедрасы доценты Игорь Кузнецов сөйләде, дип яза RT.
Эксперт сүзләренчә, озак вакыт ятып тору ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә тәэсир итә, ашкайнатуда проблемалар китереп чыгара һәм диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары, остеопороз һәм онкология кебек авырулар килеп чыгу куркынычын арттыра. Моннан тыш, мондый тормыш образы эмоциональ халәтне дә какшата, ялгызлык хисе, депрессия китереп чыгара, хәтер начарлана.
Моны булдырмас өчен Кузнецов ешрак урамда йөрергә яки кан әйләнешен һәм мускуллар тонусын тәэмин итү өчен гади күнегүләр ясарга киңәш итә. Шулай ук эксперт сүзләренчә, эш урынын дөрес оештырырга, умырткага һәм буыннарга йөкләнешне киметү өчен эргономик урындыклар файдаланырга кирәк.