ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшь опера җырчысы Динар Шәрәфетдинов: Татар эстрадасында да җырларга теләгем бар

0

«Татар операларында бик теләп катнашам, бик ошатам. Музыкаль комедиядән аермалы буларак, операда тавышның чыдам булуы таләп ителә. Татар мелодикасының төзелеше катлаулы, гомумән алганда, җырларга җиңел түгел. Рус, чит ил, итальян музыкаль әсәрләре грамоталы төзелгән, шуңа күрә аны башкаруы да җайлы. Татар музыкасы пентатоникага нигезләнгән, кайчак аны башкаруы җиңелләрдән түгел. Мәсәлән, Эльмир Низамов музыкасы искитмәле, ләкин кайчак минем өчен аны башкаруы авыр бирелә. Резеда Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» дигән искиткеч операсы бар, мин әлеге операда Тукай партиясен башкарырга теләр идем. Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы шулай ук катлаулы тенорлар өчен язылган. Аны да башкарып чыгар өчен ныклы тавыш кирәк. Ә минем тавышым – лирик тенор. Шуңа да әле миңа андый партияне башкару иртәрәк, әмма теләгем бар.

Римский-Корсаковның «Царская невеста» операсыннан Лыков партиясен, Чайковскиның «Евгений Онегин» операсыннан Ленский партиясен, Гаэтано Доницеттиның «Любовный напиток» операсыннан Неморино партиясен, Джакомо Пуччининың «Турандот» операсыннан Калаф партиясен башкарыр идем. Болар – дөньяда иң популяр, танылган опералар булып санала.

Татар эстрадасында да җырларга теләгем бар. Моның өчен бик күп вакыт, чыгымнар тотарга кирәк. Беренчедән, җырлар язу, яздыру мөһим. Җырларны эшкәртергә – аранжировка ясатырга, проектлар эшләү таләп ителә. Динә Маратовна (Динә Гәрәева – Татарстан Мәдәният министрлыгында Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге мөдире - авт.) бу өлкәдә ярдәм итәргә тәкъдим итте, тиздән ни дә булса эшләрбез, дип өметләнәм. Әти башкарган җырларга яңа сулыш өрербез дип уйлыйм, чөнки ул җырларны аннан башка беркем дә җырламый. Җырларның алга таба да яңа форматта чыгуын, яшәвен телим. Якын арада шул эш белән шөгыльләнергә исәбем бар», – ди ул.

Динар Шәрәфетдинов белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

  • «Әтием – беренче тәнкыйтьчем»: яшь җырчы Динар Шәрәфетдинов иҗаты, хыяллары турында