ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Туристлар юмартланган: Казан кунакларының уртача көнлек чыгымнары 3 мең сумнан арткан

0

«Туристларның 75 процентка якын өлеше Россия төбәкләреннән»

Казанга гыйнвардан августка кадәр 3,3 млн турист килгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 6%ка артык, дип хәбәр иткән Татарстан башкаласының Туризм үсеше буенча комитет директоры Дарья Санникова.

«Туристларның 75 процентка якын өлеше Россия төбәкләреннән. Гыйнвар-августта аларның саны 2,5 млн тәшкил иткән, былтыргыга караганда, 5 процентка күбрәк. Туристларның 25 проценты Татарстан шәһәрләреннән килә. Казанда сәяхәт кылучыларның 73 проценттан артыгы – туристлар, 27 проценты – экскурсантлар», – ди ул.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикалары, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләренә барлык туристларның 60% өлеше туры килә.

«Үзәк федераль округ төбәкләренең, Урал, Түбән Новгород, Киров өлкәләренең дә Казан белән кызыксынуы күзәтелә», – дип ассызыклады комитет директоры.

Фото: © kzn.ru

Дарья Санникова сүзләренчә, төбәк эчендә туристларның сәфәрләренә килгәндә, алар күбрәк Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лаеш, Чистай, Питрәч районнарына бара.

Моннан тыш, сигез ай эчендә Казанга 30,1 меңнән артык чит ил туристы килгән. Аларның күбесе Кытай, Төркия, Казахстан, Малайзия, Белоруссиядән.

«Туристларның көнлек чыгымнары тәүлегенә бер кешегә уртача 3270 сум»

Казанда турист һәм экскурсантларның чыгымнары сигез ай эчендә 29,1 млрд сумга җиткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 22 процентка диярлек артык.

«Туристларның көнлек чыгымнары тәүлегенә бер кешегә уртача 3270 сум, былтыргы күрсәткечтән 10 процентка күбрәк», – дип хәбәр итте Дарья Санникова.

Туристларның кафе, рестораннарда чыгымнары арткан. «Бу категориягә барлык чыгымнарның чирек өлеше туры килә», – диде комитет директоры.

Җәмәгать туклануы объектларына барлык туристларның 80%ка якын өлеше барган, уртача чек якынча 1,2 мең сум булган.

Калган чыгымнарга килгәндә, туристлар акчаларын азык-төлек кибетләре, төрле күңел ачу чараларына, төрле хезмәтләргә тоткан. «Мәскәү базары ачылуы да көтелгән вакыйга булды. Майдан августка кадәр анда 770 меңгә якын кеше килгән, шул исәптән башка шәһәр һәм төбәкләрдән», – ди Санникова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Шәһәрдә кунакханәләрдә номерлар 401гә артачак»

Ел азагына кадәр Казанда ике отель ачылышы ниятләнә, алар барлыгы 401 номерга исәпләнгән. «Миллениум» күпере янында ике дүрт һәм биш йолдызлы кунакханәләр сафка басачак.

Хәзер Казанда туристларны урнаштырырлык барлыгы 8,4 мең номерлы 236 объект исәпләнә. 3 меңләп җәмәгать туклануы предприятиесе бар.

Дарья Санникова әйтүенчә, гыйнвардан августка кадәр кунакханә, отельларда номерлар 57%ка тулган булган. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, кунакханәләргә урнашу күрсәткече кимегән. Ул моны Казан кунакларының фатир арендалауга кызыксынуы артуы белән аңлата. «Кагыйдә буларак, кунакханәләрнең 90-100 процент дәрәҗәдә тулылыгы май бәйрәмнәренә һәм җәй айларына туры килде», – диде.

Казанга туристлар уртача өч көнгә килә. Татарстан башкаласына кабаттан икенче, өченче тапкыр килүчеләр 10,3% тәшкил итә.

«Казан туристларының 59 проценты – хатын-кызлар, 41 проценты – ир-атлар»

Казан Кремленә гыйнвардан августка кадәр 3,4 млн нан артык кеше барган, бу, узган елгыга караганда, 1,5%ка ким. «Ривьера» аквапаркында ел башыннан 435,3 меңнән артык кеше булган.

Дарья Санникова Казанда апрель аенда «Пляж» термаль комплексы ачылганын искәртте. Ярты ел эчендә анда 150 меңнән артык кеше ял иткән. Нигездә, бу Башкортстан, Түбән Новгород, Самара өлкәсеннән туристлар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сигез ай эчендә Казан аэропорты хезмәтләреннән 3,5 млн нан артык пассажир файдаланган, бу узган ел белән чагыштырганда, 1,75ка азрак. Хәзерге вакытта Казан аэропортында 49 эчке һәм 31 халыкара рейс гамәлдә, диде комитет директоры.

Казанга үз автомобильләрендә килүче туристлар саны, 2024 елга караганда, 4%ка арткан. «Майдан августка кадәр Казансу буйлап елга трамваенда экскурсиядән 30,7 мең кеше файдаланган», – диде.

Казанның елга порты 412 меңләп пассажирны кабул иткән. Былтыргыга караганда, бу күрсәткеч 25%ка артык.

«Казан туристларының 59 проценты – хатын-кызлар, 41 проценты – ир-атлар», – ди Санникова.

«Казан – су өстендәге шәһәр»

Туризм өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.

«Ун елдан артык эчке туризмның үсүен күрәбез. Бик яхшы саннар. Туристларның Казанда чыгымнары 22 процентка диярлек арткан – 29 млрд сумнан артык, алар шәһәр икътисадына, кече һәм урта бизнесның керем өлешенә «утырган». Бу безнең отельерлар, кафе, рестораннар, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туристлык агентлыкларының хезмәт хакы дгән сүз», – ди Метшин.

Фото: © kzn.ru

Ул Казанда 4,5 мең кеше туристларга 11 мең фатирны арендага бирүен әйтте. Болар «Авито»дан алынган рәсми мәгълүматлар, диде.

«Бу бик зур акча кереме. Халкыбызның матди иминлегенә хезмәт иткән һәр нәрсәгә без шат. Без читтән генә сөенеп тормыйбыз, шәһәргә бу инвестицияләрне җәлеп итү өчен тырышлык куйдык, зур системалы эш үткәрдек. Әлегә салым да салмыйбыз. Бизнесменнар алга таба үсештә булсын, алар өчен шатланабыз», – ди шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин Казанда парк, скверларны ямьләндерү генә түгел, төрле чаралар уздыруга да игътибар бирелүен ассызыклады. «Казан – су өстендәге шәһәр. Безгә шул потенциалны ачу кирәк», – диде.

Ул «Новая волна» халыкара конкурсы да шәһәр кунаклары өчен «көчле магнит» булганын әйтте. «Атна дәвамында федераль каналлардан Казанның матурлыгын, кунакчыллыгын күрсәттеләр. Болар безнең файдага. Шундый эзлекле, максатчан эшна алга таба да алып барачакбыз», – диде.

«Татар-информ», Надежда Гордеева