Нәбирә Гыйматдинова: Язучылар берлеге – матди ярдәм итеп яши торган берлек түгел
«Совет чоры белән чагыштыра алмыйм – миңа ул чорлар аз эләкте. Ләкин өлкәннәрнең сөйләве буенча, алар рәхәт яшәгәннәр дип беләм – чөнки бөтен ял йортлары эшләгән, Сибгат агалар Трускавецка кадәр барып ял иткәннәр, бөерләрен дәвалаганнар, бөтен юлламалар бушлай булган, юл чыгымнары да түләнгән. Җәннәттәге кебек яшәп алганнар язучылар. Советлар Союзы таркалганнан соң һәркем үз йортына кереп урнашты, без дә үз йортыбызда калдык. Мин бер дә начар дип уйламыйм, бу мөстәкыйльлек безгә күпмедер дәрәҗәдә рухи яктан иркенлек биргән кебек булды, «Без» дигән шигарь туды. «Чит илгә баргач та: «Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, татар язучысы», – дип сөйләдек.
Бүгенге көндә инде бездән тормый, бүгенге вазгыятькә карасаң, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты, аны туктатып та булмый, каршы килеп тә булмый. Каршы килсәң дә бернәрсә дә эшләп булмый. Фикерләр төрле... Бүген үзең генә океан уртасындагы утрауда яшәп кара! Беркайдан бернинди ярдәм килмәсә яшәп кара! Язучылар берлеге – матди ярдәм итеп, ташламалар биреп яши торган берлек түгел, ләкин ул безгә рух бөтенлеге өчен кирәк. Мин бүгенге көндә шуңа инандым – без Россия Язучылар союзына кушылырга тиеш. Ләкин үзебезнең мөстәкыйльлекне саклап калырга тиеш», – ди ул.
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
- Язучылар берлеге өчен тарихи вакыйга: «Берләштек. Кычытмаган җирне генә кашымыйк»