ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казахстанда үткән тюркология конгрессында татарларда мунча культурасы яктыртылды

0

Казахстанда үткән XI халыкара тюркология конгрессында милләттәшебез, Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин татар халкының мунча культурасы белән бәйле чыгыш ясады. Ул аны тарихи чыганакларга таянып, фәнни нигездә тикшергән.

«Мунча 2500 еллык тарихка ия. Татар халкында мунча культурасы Болгар дәүләте чорыннан ук килә. Ул чакларда ханнар хәзерге төрек хамамнары үрнәгендәге мунчаларда юынганнар. Гади халык җирасты (землянка) мунчасында, соңрак бүрәнәдән салынган кара мунчада пакъланган. Хакимияткә килгән хан халык күңелен яулар өчен, беренче эш итеп, мунча салдырган. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң зур итеп салынган иркен хан мунчалары культурасының күп кенә традицияләре юкка чыга. Мунча культурасы хан сарайларыннан мәхәлләләргә күчә һәм элеккеге данын югалта», - дип сөйләде Чулпан Зариф-Четин.

Галимә мунча культурасының Анадолу төрекләреннән тыш башка төрки халыкларда күренмәвен, Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларда һәм фин-угыр халыкларына хас булуын ассызыклады.

Чулпан Зариф-Четин бу фәнни мәкаләсен язганда Идел буе халыкларының тормыш-көнкүрешен тикшергән галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнгән, мунчаның татар тормышындагы әһәмиятен яктырткан, мунчада юыну тәртипләре белән таныштырган, юынып чыкканнан соң әзерләнгән чәй табыны турында кызыклы мәгълүматлар китергән, Төркия татарлары арасындагы мунча культурасын да каләмгә алган.

«Тюркология һәм төрек дөньясы» дип исемләнгән XI халыкара тюркология конгрессы Казахстанның Төркестан шәһәрендә Әхмәт Ясәви исемендәге университетта үткәрелде. Аны әлеге университет белән бергә Төркиянең Хаҗәттәпә университеты, Сәлҗүк университетының Төрки дөнья тикшеренүләр институты, Хаҗи Бәйрәм Вәли исемендәге университет һ.б. кебек югары уку йортлары уртак оештырган. Анда 400гә якын галим чыгыш ясады. Фәнни җыенга зум платформасы аша да катнашу мөмкинлеге бирелде.

XI халыкара тюркология конгрессын оештыру комитетында һәм гыйльми шурада Казан федераль университетыннан Фәнзилә Җәүһәрова, Миләүшә Хәбетдинова кебек татар галимәләре дә бар.