Биектау районының ике авылында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды
Татарстанның Биектау районы Олы Көек һәм Татар Урматы авылларында тантаналы рәвештә ике заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Объектлар «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында төзелгән.
Күп кенә авылларда социаль объектлар ябылганда, яңа медицина пунктларының барлыкка килүе җирле халык өчен аеруча мөһим.
«Медпунктны безне кайгыртып ачтылар: без бит яшәрмибез, хәзер табибларга ешрак мөрәҗәгать итәбез. Төзүчеләргә бик тә рәхмәтлебез», - ди Татар Урматы авылында яшәүче Мәдинә Зиннурова.
Ике фельдшер-акушерлык пункты да заманча стандартлар нигезендә төзелгән, һәркайсының мәйданы – 80 квадрат метр. Бу иске биналарга караганда зуррак. Олы Көек авылында яңа пункт - 202, ә Татар Урматында 102 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа объектлар авыл халкына, район үзәгенә бармыйча, өйләре янында беренчел медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
2025 елдан илкүләм проектлар исемлеге җиде яңа өстенлекле юнәлеш (халыкны саклау һәм сәламәтлекне ныгыту, гаиләгә ярдәм итү, шәхес потенциалын гамәлгә ашыру, уңайлы һәм имин мохит булдыру, экологик иминлек, икътисадны үстерү һәм технологик лидерлык, шулай ук идарә итүне һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләү) белән киңәйтелде.
Казан 25 төбәк проекты кысаларында Татарстандагы 12 илкүләм проектның 9ын гамәлгә ашыруда катнаша, аларга быел 7 миллиард сумнан артык (5 миллиарды - федераль бюджеттан, 2,5 миллиарды - республика казнасыннан) акча бүлеп бирелгән.
Татарстанның Биектау районы матбугат хезмәте фотолары.