ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Халыклар дуслыгы йортыннан таҗиклар автономиясе хәрбиләргә автомобиль җибәрде

0

Бүген Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортыннан төбәктә яшәүче таҗикларның милли-мәдәни автономиясе булган иҗтимагый оешма чираттагы гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына җибәрде. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин ассызыклап үтүенчә, таҗиклардан бу беренче генә гуманитар йөк түгел. Милли диаспоралар вәкилләре даими төстә яу кырындагы якташларга ярдәм итеп тора. Бу юлы таҗиклар автомобиль да җибәрергә булган.

«Махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк безнең республика яшәүче халыклар хәрбиләргә ярдәм оештырып торды. Менә әле солдатларыбыз Татарстанда хәрби әзерлек үткәндә дә, автономия кешеләребез аларга пылаулар пешереп, төрле тәмле милли ризыкларын алып барып ашатты. Киемнәр белән дә ярдәм иттеләр. Ә хәзер менә алар үзләренең инициативалары белән яу кырындагы ватандашларга да ярдәм юллыйлар. Менә мәсәлән таҗикларның да бу 5-6нчы мәртәбә ярдәм илтүләре. Иң башта «Нива» машинасын җибәрсәләр, хәзер «УАЗ»ны илттеләр. Аңа кадәр 2 миллион сумга «Бердәм Россия» штабы аша киемнәр җибәргән иделәр», – дип сөйләде ул «Татар-инфоррм» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш, әлеге вакытта хәрбиләргә төбәктә гомер итүче таҗиклардан булган гына ярдәм күләме дә 8 миллионнан артып киткән. «Бүтән милләтләр дә – үзбәкләр, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, шул ук үзебезнең Идел буе халыклары: чувашлар, удмуртлар, мордвалар һәм ассамблеябездәге барлык милләтләр дә шушы игелекле һәм изгелекле эшкә кушылдылар. Әлеге эш белән алар илебезнең никадәр бердәмлеген һәм көчле булуын да исбат итәләр. Алга таба безнең оешмаларның мондый гуманитар йөкләр җибәрү планнары бар», – дип йомгаклады ул сүзен.

Хәрбиләргә «УАЗ PATRIOT» маркалы автомашина җибәрелде. Внедорожник махсус хәрби операция зонасында көрәшүче «Тимер» батальоны вәкилләренә тапшырылачак. Юлга чыгар алдыннан, машина тулы техник карау узган. Ул барлык куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган, май сыеклыклары, фильтрлар, аккумулятор алыштырылган, тормоз системасы, йөртү өлеше һәм электрикасы ремонтланган. Машина өстәмә рәвештә гуманитар йөк – шәхси гигиена әйберләре, эчке кием, газ баллоннары белән тартмалар һәм запас тыш резина комплекты белән тутырылды.

«Без һәрвакыт яу кырындагы хәрбиләребезгә ярдәм итеп торырга тырышабыз. Менә акча җыеп аларга машина җибәрергә уйладык. Аннары кием-салымнар, газ балоннары белән тартмалар җыйдык. Үземнең улым да махсус хәрби операция катнашучысы. Ватаныбыз патриотының әтисе буларак та, ничек булса да ил-көн иминлеген, тыныч күк йөзебезне саклаучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырга тиешбез, дип саныйм», – диде төбәк таҗикларының милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Сохиб Бурхонов.

Машинаны махсус хәрби операция зонасындагы ватандашларга «Мулла» позывнойлы хәрби илтеп бирәчәк. Аңа машина ачкычларын бирделәр һәм исән-имин барып җитүен, хәерле юл теләделәр. Ахырдан Ренат Вәлиуллин таҗиклар оешмасы активистларын ТР Халыклар ассамблеясының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.