Рөстәм Миңнеханов Россиянең инновацион төбәкләре башлыклары белән киңәшмә уздырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары булган РФ субъектлары башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Очрашу барышында Миңнеханов Архангельск өлкәсенең Ассоциация составына керү инициативасы турында хәбәр итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча субъект Ассоциациянең 20нче катнашучысы һәм Ассоциация составында беренче арктик территория булды.
Чара «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә киңәйтелгән составта узды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты. Моннан тыш, фикер алышуда башка федераль министрлыклар, үсеш институтлары, югары уку йортлары җитәкчеләре, шулай ук кече технологик компанияләр вәкилләре катнашты.