ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2025

2025 елның беренче 5 аенда Татарстанга 1,7 млн турист килгән

0

2025 елның беренче биш аенда Татарстан Республикасында 1,7 млн турист килгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматларны Росстат чыгарды.

«Татарстан туристлар агымы һәм яшәү урыннарындагы кунаклар саны буенча тотрыклы рәвештә Россиянең топ-7 төбәге арасына керә. Республика туризм индустриясенең һәм җитәкчелекнең бердәм эш аркасында Идел буе федераль округында алдынгылыкны саклап тора», – диде «Татар-информ»га Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Җирле эшмәкәрләр һәм бу тармакның башка вәкилләре туристик хезмәтләр спектрын даими киңәйтеп тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге системалы сәясәт, Россия буенча сәяхәтләр саны арту буенча «Туризм һәм кунакчыллык» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итеп, төбәккә илнең иң кызыклы юнәлешләренең берсе позициясен ныгытырга мөмкинлек бирә», – дип өстәде ул.

Булган мәгълүматлар буенча, республиканың коллектив урнашу урыннарында тукталган кешеләр саны 2025 елның гыйнвар – май айларында 1 млн кешене тәшкил иткән.

Татарстанның төп туристик үзәкләрендә дә уңай динамика күзәтелә – 2025 елның беренче яртыеллыгында кунаклар саны 3,5 млн кеше булган, бу 2024 елгының шушы чорындагы күрсәткечләрдән 3 процентка күбрәк.

Казан Кремлендә 2 миллионнан артык, Зөя шәһәрчегендә якынча 733 мең, Бөек Болгарда якынча 288 мең, ә Алабугада 314 меңнән артык кеше булган.