Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итте
Бүген, 30 майда, Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу өчен килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашырга теләүчеләргә үзләре күтәргән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият белән бәйле булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт һәм ведомство оешмаларында карала, диелә хәбәрдә.