ru24.pro
World News in Tatar
Май
2025

Мәскәү суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны 22 елга ирегеннән мәхрүм итте

0

Мәскәүнең Савеловский суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровка карата хөкем карары чыгарды. Аны гаепле дип таптылар һәм 22 ел катгый режимлы колония рәвешендә җәза билгеләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судта хәбәр иттеләр.

«Үтерүне әзерләүгә котырту эпизоды буенча - 8 елга, үтерүгә котырту эпизоды буенча 18 елга ирегеннән мәхрүм итәргә. Барысы бергә 22 ел катгый режимлы колония рәвешендә җәза билгеләргә», - диде судья.

Шул ук вакытта, суд өч гражданлык дәгъвасы буенча 20шәр миллион сум күләмендә әхлакый зыянны түләттерү турында карар чыгарды. Илшат Гафуров гаепле түгеллеген берничә тапкыр белдерде һәм судтан үзен аклауны сорады.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, прокуратура Гафуровны Алабуга эшкуары Айдар Исрафиловны үтерү эше буенча 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

Искәртеп үтәбез, Гафуров бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп заказлы үтерүне оештыруда гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 1999 елда Гафуров Исрафиловны үтерергә заказ биргән. Исрафилов, Алабуга шәһәр Советы депутаты буларак, ул чагында Алабуга башлыгы вазифасын биләгән Гафуровны тәнкыйтьләп чыккан. Исрафиловны Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында 1999 елда үтерәләр.

2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савеловский суды Исрафиловны үтерүдә катнашканы өчен «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры, Алик Большой буларак билгеле Адыган Сәлаховны 25 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында Сәлахов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә, ул шулай ук оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы һәм үтерүнең инициаторы булган дип раслый. Элеккеге ректорның эше шул ук судта карала. Гафуров үз гаебен кире кага.

Илшат Гафуров КФУны, 2021 елда кулга алынганчыга кадәр, 2010 елдан җитәкләде.