ru24.pro
World News in Tatar
Май
2025

Икътисадчы Үзәк банкның төп ставкасын 2026 ел ахырына кадәр фаразлады

0

2025 ел ахырына Үзәк банкның төп ставкасы 16 процентка кадәр төшәргә мөмкин, ә 2026 елда – 12 процентка кадәр. Бу хакта «Татар-информ»га Финанс аналитиклары гильдиясенең Күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев хәбәр итте.

«Минем уйлавымча, агымдагы елның ахырына төп ставка 16 процент булачак, ә бер елдан 12-13 процент, мөгаен – 12 процент», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Үзәк банкның төп ставкасы 21 процент тәшкил итә. Төп ставка буенча көйләүче директорлар советының якындагы утырышы 2025 елның 6 июнендә узачак.