Чаллыда имтихан бирергә татар телен сайлаган 9нчы сыйныф укучылары саны ике тапкыр арткан
21 майда Россиядә дәүләт йомгаклау аттестациясе башланды. Чаллыда аңа 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы 8,5 меңнән артык укучы кереште. 9нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар19 мәктәп базасында, 11нче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) уздыруның 7 пунктында уза. Бу хакта Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.
Быел татар теле буенча дәүләт имтиханы аеруча игътибарны җәлеп итте. Бу фәнне 9нчы сыйныфның 675 укучысы сайлаган, бу ике тапкыр күбрәк. Былтыр 322 укучы татар теленнән имтихан тапшырган булган.
Башка популяр дисциплиналар арасында 9нчы сыйныф укучылары информатика, җәмгыять белеме һәм география фәннәрен сайлаган. 11нче сыйныф укучылары традицион рәвештә җәмгыять белемен, информатиканы, чит телләрне һәм биологияне сайлый.
Имтиханнарның объективлыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен металл эзләгечләр, онлайн-видеокүзәтү, шулай ук җәмәгать контроле системасы кулланыла. Процессны федераль операторлар - 5 меңнән артык белгеч БДИ барышын реаль вакыт режимында күзәтә. Төп дәүләт имтиханында offline-күзәтү системасы эшли, язмаларны аннары башка төбәкләрдән вәкаләтле экспертлар карый.
Шулай ук быел укучыларны имтиханнарга кертүне контрольдә тоту көчәйтелде: процедурада җәмәгать күзәтүчеләре – чыгарылыш сыйныфларына карамаган укучыларның ата-аналары катнаша. Чаллыда шундый 105 күзәтүче эшли.