ru24.pro
World News in Tatar
Май
2025

«KazanForum»да заманча журналистика темасына фикер алыштылар

0

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Хәзерге киләчәк медиасы: контент һәм технологияләр» темасына медиа сессия булды. Чараны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме оештырды. «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстанның алдынгы төбәк булуын билгеләде.

«Татарстан – динамикалы үсештә булган төбәк. Аның күпкырлы һәм бай мәдәнияте, үсешкә омтылган җәмгыяте бар. Республика – инвестицион яктан да, фәнни-техник һәм төзелеш өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагында һ.б. үсештә булып кала. Республика башкаласы Казан – халыкара дәрәҗәдәге үзәк буларак зур оешмалар һәм илләрнең игътибарын җәлеп итә. Узган ел БРИКС саммиты һәм беренче тапкыр Казан тарихында спорт белән технологияләрне колачлаган «Киләчәк уеннары» үтте. Быел «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булган 840 коллегабыз теркәлде. Шул исәптән, 27 чит ил оешмасыннан 90 журналист», – дип ассызыклады ул.

Мәскәү дәүләт университеты өлкән укытучысы, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме киңәшчесе, RT телеканалларының протокол чаралары бүлеге җитәкчесе, Көнчыгышны өйрәнүчеләр клубына нигез салучы Анна Беликова быелгы ел Россия өчен юбилейлы булуын да әйтте. «2005 елда Россия Федерация Ислам хезмәттәшлеге оешмасы эшчәнлегенә күзәтүче булып кушылды. Һәм бу, чыннан да, илебез өчен тарихи адым булды. Ул вакыттан соң, әлбәттә, күп еллар үтте. Ләкин без әле дә төрле өлкәләрдә, медиатармакта да хезмәттәшлек мөмкинлекләрен арттырырга омтылабыз», – диде ул.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат департаменты директоры булган Согуд Гарәбстаныннан булган Әбделхәмид Салхи исә заманча журналистика алымнарына тукталды. «Безнең департамент – массакүләм мәгълүмат чаралары өчен социаль платформаларны актив куллана. Цифрлы технологияләр ярдәмендә бөтен дөньяны берләштерү мөмкинлегенә иябез. Бөтен дөнья мөселманнары авазын ишеттерәбез. Анализ ясыйбыз, ясалма фәһем белән дә эш итәбез. Россия мәгълүмат чараларының да мөмкинлекләре күп. Безнең тагы бер потенциаль юнәлеш – бердәм платформаларда эшләү», – ди ул.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. «KazanForum» Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли.