Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Казан Квиз» уенын башлап җибәрде
Бүген, 14 апрель көнне, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Казан Квиз» уены уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан Квест» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән «Татар-дозор» бәйгесе нигезендә яңартылган уен. «Казан Квест»та 7-11 сыйныф укучылары катнаша, барлыгы 15 команда – Казан мәктәпләре генә түгел, республикабызның төрле районнары да җиңү өчен көрәшәчәк.
«Бу эшне тормышка ашыруда волонтерларның ярдәме бәяләп бетергесез. Бергә булганда гына шундый җылы, күңелле атмосфера тудырып була!» – диелә хәбәрдә.
