Удмуртиядә милли көрәш буенча «Көрәш» мастер-классы оештырыла
Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге «Грандавто» спорт клубы белән берлектә милли көрәш буенча «Көрәш» мастер-классы оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер класс 30 март көнне, кичке сәгать 5 тә, Грандавто спорт клубында узачак. Алдан теркәлү сорала, дип хәбәр итә оештыручылар.