Югары Ослан районы махсус операция башланганнан бирле 140 миллион сум ярдәм җыйган
Югары Ослан районы халкы һәм эшмәкәрләре ярдәме белән фронтка ярдәм итү өчен 140 миллион сум акча җыелган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумының Югары Осланда узган күчмә утырышында район башлыгы Евгений Варакин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Югары Ослан районы махсус операция башланган көннән үк фронтка, шулай ук махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының гаиләләренә ярдәм итә. Бу дәүләт масштабындагы бурычларның берсе, диде Варакин.
«Махсус операция башланганнан бирле район хәрби хәрәкәтләр зонасына 29 гуманитар конвой җибәрде. Эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән оештырылган ярдәмнең гомуми суммасы 140 миллион сумнан артып китте», - дип хәбәр итте район башлыгы.
Ул район администрациясе махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының гаиләләренә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр зонасында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итә, дип өстәде.
«Узган елда махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә өч миллион сумлык гомуми суммага матди ярдәм бүлеп бирелде», - дип сөйләде Евгений Варакин.