ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Russia Halal Expo 2025 күргәзмәсе KazanForum кысаларында узачак

0

14-16 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә илдәге иң масштаблы халыкара инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе – Russia Halal Expo 2025 узачак.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында уздырылачак. Бу катнашучыларга продукциясен тәкъдим итәргә генә түгел, ә төрле илләрдән килгән бизнесменнар, инвесторлар һәм хакимият органнары вәкилләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга да мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Бүгенге көндә хәләл – ул халыкара сыйфат стандарты. Россия хәләл продукция экспортын актив үстерә. Безнең күргәзмә эшмәкәрләргә яңа базарларга чыгу һәм ышанычлы партнерлар табу өчен куәтле корал булачак. Күргәзмәдә 80нән артык ил катнашуы аны мөмкинлекләр ягыннан уникаль вакыйга итә», - дип ассызыклады ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы, KazanForum форумының федераль оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина.

2024 елда күргәзмәдә 324 компания катнашты, экспозиция 42 мең квадрат метр мәйданда урнашты. 2025 елда исә Russia Halal Expo күргәзмәсендә катнашучылар саны арту дәвам итәчәк дип көтелә.