ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә 22,9 процентка кимегән

0

Татарстан Республикасында 3 марттан 9 мартка кадәр грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны моннан алдагы атна дәрәҗәсендә саклана һәм ул эпидемия бусагасыннан 7,4 процентка түбәнрәк.

Авыручылар арасында грипп вируслары китереп чыгарган очраклар күпчелекне тәшкил итә. Шул ук вакытта, грипп булмаган инфекцияләр арасында РС-вируслар һәм риновируслар өстенлек итә, алар еш кына сезонлы салкын тиюгә сәбәпче була.

Бер атна эчендә коронавирусның 104 очрагы теркәлгән - бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 22,9 процентка кимрәк. Эпидемия сезоны башыннан 77 мәктәпнең 177 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылган, бер мәктәп тулысынча ябылган. Әмма 10 мартка төбәкнең барлык мәгариф учреждениеләре дә штат режимында эшен яңадан башлаган.

Фильтрлар системасы ярдәмендә мәктәпләрдә сезон башыннан бирле ОРВИ билгеләре булган 34 735 укучы һәм 1 553 педагог вакытында ачыкланган һәм дәресләргә кертелмәгән. Бу инфекцияләр таралуны киметергә ярдәм иткән.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хемәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе профилактиканың төп чаралары турында кабат искә төшерә: кулны даими рәвештә сабынлап юарга, бүлмәләрне җилләтергә, әйбер өслекләрен һәм гаджетларны дезинфекцияләргә, авыру кешеләр белән аралашмаска һәм симптомнар барлыкка килсә үз-үзеңне дәвалаудан баш тартырга кирәк.