ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Медальгә тәкъдим ителде: Махсус операциядә хезмәт итүче бертуган Фәттахиевлар тарихы

0

Татарстанның Мамадыш районы Новый бистәсеннән бертуган Фәттахиевлар зур әзерлек белән РФ Кораллы Көчләре сафларына баса. Тимур белән Игорь аңлы рәвештә хәрби хезмәт юлын сайлый.

34 яшьлек Тимур Фәттахиев Урманчы авыл җирлегенең Новый бистәсендә туып үскән. Гаиләдәге өч ир туганның ул иң кечесе, шуңа күрә хәрби кушаматы да - Младший. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәч, ул армиядә хезмәт итеп кайта, ә аннары Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлегендә җиде ел эшли. Махсус хәрби операция башланганнан соң егет һич тә икеләнмичә РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзи.

«Без абыем белән бу юлны аңлы рәвештә сайладык. Әлбәттә, гаиләдә борчылдылар, үгетләргә тырыштылар. Ләкин бездә бурыч тойгысы көчле иде. Без Ватанны сакларга чиратыбыз җиткәнен аңладык. Абыем Игорь һәм Чечняда хезмәт иткән ике туган абыем Александр Миронов белән очрашкач, махсус хәрби операция зонасына китү турында катгый карарга килдек. Олы абыем Вадимның да хәрби тәҗрибәсе бар иде, һәм бу безнең ышанычны ныгытты гына», - дип сөйләде Тимур.

Бертуганнар якыннарына хәрәкәттәге армиягә китү карары турында инде берни дә үзгәртү мөмкин булмаган вакытта хәбәр итә. Алты айга контракт төзиләр, узган елның җәендә Тимур һәм Александр аны озайта.

Алгы сызыкта Тимур җитди сынаулар үтә. Бәрелешләрнең берсендә аягы яралана, башта - Запорожье өлкәсендә, аннары Токмактагы госпитальләрдә дәвалана. Декабрь азагында туган ягына кайткач, ул тернәкләнүен дәвам итә.

«Контракт вакыты тәмамланса да, мин барыбер кире китәчәкмен. Сугышчан иптәшләрем белән без бер гаилә кебек һәм мин аларны ташламаячакмын. Олы абыем Вадим минем карарны хупламады, ә менә Игорь белән Александр исә янә махсус хәрби операция зонасына барырга әзер», - диде Тимур.

Аның фикеренчә, хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итү аны үзгәрткән, әмма сындырмаган, ә көчлерәк иткән. «Монда мин салкын канлылыкка, дисциплинага өйрәндем, ихтыяр көче тупладым. Иң мөһиме - кискен мизгелләрдә югалып калмау, тәвәккәл һәм җитез булып калу», – диде ул.

Тимур махсус операция зонасына барырга теләүчеләргә киңәшләрен дә бирде: «Кыю булыгыз! Җиңү безнең якта булачагына ышаныгыз. Ышаныч - безне алга әйдәүче бөек көч».

Тимур Фәттахиев - үрнәк әти дә. Хатыны Вероника белән бергә алар 12 яшьлек кызлары Диананы тәрбияли. Тимур дәүләт бүләгенә – «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителгән.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләгәнчә, ул вакытка республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше киткән. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе үлгәннән соң бу исемгә лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Николай Михайлов катнашында әзерләнде.

Фото - хәрбинең шәхси архивыннан.