Татарстанда нефть скважинасында эшче үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды
Татарстанның Әлмәт районы Колшәрип авылы янында нефть скважинасында эшче үлгәннән соң җинаять эше ачылды.
«Татар-информ» агентлыгы скважина территориясендә автокран белән металл торбалар бушаткан вакытта торбаларның берсе 49 яшьлек эшченең өстенә төшүе хакында хәбәр иткән иде. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
Тикшерүчеләр иминлек кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгаткан.