«Безнең мирас» журналы ифтар үткәрде
«Татмедиа» АҖ «Безнең мирас» журналы зыялы затлар өчен ифтар оештырды. Биредә танылган сәнгать һәм дин әһелләре, язучылар һәм журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
«Без әлеге ифтарны беренче тапкыр матбугат ифтары буларак башлаган идек. Әлбәттә, бу дини мәҗлесләрдә фанилыктан киткән күренекле сәнгать һәм журналистика әһелләре рухына догалар кылабыз. Әлеге ифтар бер матур традициягә әверелде. Хәзер мондый ифтарлар бик еш үткәрелә. Без исә 2017 еллардан бирле оештырабыз. Әлбәттә, үзебезнең «Татмедиа» һәм типография җитәкчелегенә хәерхаһлылылык өчен рәхмәт», — диде «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Ифтар мәҗлесе барышында билгеле зыялы затлар һәм дин әһелләре чыгыш ясады. Язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, дини йолаларның халык арасында популярлашуы әһәмиятен дә билгеләде.