Түбән Кама студенты Анападагы экологик катастрофа нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм иткән
2024 елның 15 декабрендә Керчен бугазында 9 мең тоннадан артык нефть продуктлары ташый торган ике танкер батты. Нәтиҗәдә мазут диңгезгә һәм Краснодар крае һәм Кырым пляжларына эләкте. Аның нәтиҗәләре белән бөтен Россиядән волонтерлар көрәшә башлады, алар арасында Казан инновацион университетының көллиятенең Түбән Кама филиалы студенты, Түбән Кама волонтерлык үзәгенең тим-лидеры Роман Сергеев та булган. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Ул Анапа яр буйларын мазуттан чистартуда катнашу өчен Краснодар краена юл тоткан. Аның командасы Татарстанның төрле шәһәрләреннән 35 кешедән торган иде. Командировка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган.
Волонтерларны 3 төркемгә бүлгәннәр: 1нчесе Анапа ярларын мазут булу-булмавына тикшергән, нефть продуктларын утильләштерү өчен капчыкларга җыйган, 2нчесе мазуттан зыян күргән кошларны коткаруда ярдәм иткән, 3нчесе яңа тернәкләндерү үзәкләре төзүдә булышкан. Роман 1 төркем составында эшләгән һәм Краснодар крае ярларын чистарткан.
Роман Сергеев сәфәрдән бик тәэсирләнеп кайткан: «Пляжларның нинди хәлдә булуын, зыянның никадәр зур масштабта булуын күргәч, миңа авыр булды. Бу, вакытны әрәм итмичә, тизрәк эшкә тотынырга мотивация бирде».
Роман сүзләренчә, иң авыры эшкә җайлашу процессы булган. Волонтерлар ярга килү белән аларны хезмәткәрләр каршы алган, шәхси саклану чаралары биргәннәр һәм эш буенча зур булмаган инструктаж үткәргәннәр, бурычлар күләмен билгеләгәннәр. Волонтерлар пляж буйлап иләктән ком сипкәннәр, шул рәвешле мазут булу-булмавын тикшергәннәр. Һәр төркем бер сменада 5-7 капчык җыя алган.
Түбән Кама волонтеры, берәү дә читтә калмаса, кешеләр уртак көч белән әлеге зыянны тиз бетерә алачагына ышана.
Фото: © https://tat.e-nkama.ru/