ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесе булды

0

Актанышта «Батыр» спорт сараенда районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәншин Актаныш халкын сәламләп - тәкъвалык, ягъни Аллаһы Тәгаләне ярату турында вәгазь сөйләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Ифтар мәҗлесенә кадәр дин кардәшләребез «Җәмигъ» мәчете имамы Рөстәм хәзрәтнең изге Коръән аятьләрен укуын тыңлады. Авыз ачу вакытына кадәр район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин залга җыелган мөслим-мөслимәләрне Рамазан ае белән тәбрикләп сәламнәрен җиткерде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов язның беренче көне, 1 мартта башланып киткән Рамазан ае районыбызга чисталык, яңарыш алып килсен иде, дигән сүз-теләкләрен әйтте:

Рамазан ае җаннарыгызга тынычлык, күңелләрегезгә иман нуры сеңдерсен иде. Яудагы егетләребезгә, аларның якыннарына Аллаһы Тәгалә түземлек, сабырлык бирсен иде. Ниятләрегез тормышка ашсын. Әрвахларыбыз биргән сәдакаларыбыз, укыган догаларыбызга сөенеп ятсын. Рамазан ае илебезгә, җиребегә тынычлык алып килсен иде. Солдатларыбыз исән-сау туган ягыбызга кайтып җитсен. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез, бер-берегезгә терәк булыгыз. Без - бу тормышта кунак кына! Бу тормышта үзебезнең бары матур якларыбызны гына күрсәтеп яшик», - диде ул.

Илфар хәзрәт Хәсәншин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе һәм мөфти Камил Сәмигуллинның кайнар сәламнәрен ирештерде. Ислам динен хәзерге вакытта ирекле рәвештә һәркемгә тотарга мөмкинлек булуын, дини чараларны зур мәдәният, спорт сарайларында хакимият җитәкчелеге катнашында үткәрелүен әйтте. Моннан 25-30 ел элек бу мөмкинлекләр турында күзалларга да туры килмәгән.

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе яу кырындагы хәрбиләргә багышлап, изге теләкләр теләп, дога кылды, диелгән хәбәрдә.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru