ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Радик Абдрахманов: Ифтарлар татар халкының рухи кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә

0

- Мондый чаралар татар халкының мәдәниятен, рухи кыйммәтен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә. Бу, елдагыча, көтеп алынган чара. Рамазан аенда булдыра алганча игелекле гамәлләр кылырга тырышабыз.

Ифтарларга дусларыбызны чакырабыз, кунакларны кабул итәбез, матур өстәлләр корабыз, балалар нәшидләр башкара. Кунакларга күңелле булсын, дибез. «Туган авылым»да бөтен кеше рәхәтлек кичерә. Көн саен ифтарлар булып тора, 300ләп кешене ашатырга ниятлибез. Мәчет тә эшли, анда тәравих намазлары укыла. Төрле-төрле ифтарлар оештырыла: чатырлар да эшли. Барлык ризыклар хәләл.

Гомумән алганда, ифтарларны оештыру республикада елдан-ел арта бара. Шәһәр, республика буенча алар бик күп оештырыла, – ди ул.

«Туган авылым» милли-туристик комплексында Татарстандагы күркәм мәҗлесләрнең берсе – беренче ифтарда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • Тәлгат Таҗетдин беренче ифтарда: «Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра»