ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Владимир Путин Татарстанда яшәүче биш кешене бүләкләде

0

Татарстаннан Гүзәлия һәм Рәмис Гәрәевлар гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә зур хезмәт уңышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу карарны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый актлар порталында чыкты.

Шулай ук, Путин карары нигезендә, Казан компрессор машиналары төзү заводы токаре Генадий Евтеев ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде.

Моннан тыш, В.И.Качалов исемендәге Казан театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденына лаек булды.

Казанда трамвай йөртүче Галина Пакреева да бүләк алды. Транспорт өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа «РФ атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.