Хокук яклаучылар: 2024 елда аннексияләнгән Кырымда куәт оешмалары вәкилләре 45 канунсыз тентү үткәргән
Яхъя шаһитләрендә 15 тентү, кырымтатарларның өйләрендә 10 тентү (соңрак аларны имештер Хизб ут-Тәхриргә катнашлары булуда гаепләгәннәр), журналистларда — дүрт, кырымтатар милли хәрәкәте ветераннарында — дүрт тентү үткән.