Башкортстанда Казан-Уфа трассасында йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәтен чикләделәр
Бүген Казан белән Уфа арасындагы «Волга» М7 трассасында йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Бу 1231нче километрдан алып 1331нче километрга кадәрге участокка - Уфа шәһәре яны һәм Башкортстан Республикасының берничә районына кагыла. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты Telegram-каналда шул хакта хәбәр итә.
Чикләү кертүгә катлаулы метеорологик хәл сәбәпче булган. Көчле җил, буран һәм ишеп кар яву аркасында трассада күз күреме сизелерлек начарайган.
Чикләүләр 15.50 сәгатьтән гамәлдә һәм 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәр дип көтелә.