ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөгелмә космонавты тиздән Халыкара космик станциягә юл тотачак

0

Бөгелмәле Сергей Рыжиков космоска очачак. Бу хакта «Роскосмос» дәүләт корпорациясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Бөгелмә авазы».

Космонавт МКС-73 экипажы составына керәчәк. 4 мартта узган Баш медицина комиссиясе утырышында Рыжиковны космик очышка яраклы дип таптылар.

«Союз-2.1а» ракета йөртүчесен «Союз МС-27» пилотлы корабы белән Байконур космодромыннан 2025 елның 8 апреленә җибәрү планлаштырыла.

73нче озын экспедициянең төп экипажына Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий, NASA астронавты Джонатан Ким, дубляжда — Роскосмос космонавтлары Сергей Кудь-Сверчков һәм Сергей Микаев, NASA астронавты Кристофер Уильямс керә.