ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чувашиядә нефть базасы территориясенә пилотсыз очу аппараты төшкән

0

Чабаксар шәһәренең «Комбинат Буревестник» федераль дәүләт казна учреждениесе территориясендә пилотсыз очу аппараты тапканнар. Чувашия башлыгы Олег Николаев Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

«Бүген иртән Чабаксардагы «Комбинат Буревестник» федераль дәүләт казна учреждениесе территориясенә пилотсыз очу аппараты төшкән. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Нефть базасы объекты реконструкция стадиясендә», - дип язган ул.