ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәгариф министрлыгы 2025 елда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең даталарын атады

0

Мәгариф министрлыгы Россиянең барлык мәктәпләрендә 2025 елда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрергә тәкъдим ителгән даталарны игълан итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Соңгы кыңгырау бәйрәме - 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Илнең барлык төбәкләренә дә Мәгариф министрлыгының шул хактагы тәкъдимнәре җибәрелгән инде.

Тантаналы чараларда флаг күтәрү һәм Россия Федерациясе гимнын башкару ниятләнә.

Педагогик династия вәкилләре һәм күп балалы гаиләләргә аерым хөрмәт күрсәтеләчәк. Ата-аналар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышлары да планлаштырылган.