ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Кама хастаханәсе баш табибы хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары белән очрашты

0

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә учреждениенең баш табибы Руслан Вәлиев махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашты. Әлеге хатын-кызларның барысы да Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә эшли. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Чара хастаханәнең профсоюз комитеты ярдәмендә әзерләнде. Очрашу җылы атмосферада чәй өстәле артында узды, анда һәр катнашучы үзенең шәхси тарихы белән уртаклаша алды.

Хатын-кызларның алдынгы сызыктагы уллары һәм ирләреннән 8 март белән котлап җибәрелгән видео котлаулар аеруча да дулкынландыргыч булды. Түбән Кама музыка көллияте укучыларының музыкаль номерлары – курайда һәм саксофонда композицияләр башкарулары иҗади бүләк булды.

«Сезгә ныклы сәламәтлек телисем килә, алдыгызда баш иям, шундый лаеклы уллар тәрбияләгәнсез. Догаларыгыз белән сез ирләрегезне саклыйсыз. Бу да чын батырлык, сезгә рухи көч телим, без һәрвакыт янәшә һәм сезгә ярдәм итәргә әзербез», - дип котлады гүзәл затларны Руслан Вәлиев.

Очрашу чәчәкләр һәм татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Игътибар, ярдәм һәм үз хисләрен хезмәттәшләре һәм хастаханә җитәкчелеге белән уртаклашу мөмкинлеге өчен хатын-кызлар рәхмәт белдерделәр.

Фото: © Фото: https://tat.e-nkama.ru/