ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда көчле җил, бозлавык һәм томан көтелә

0

Иртәгә, 9 мартта, Татарстанда һава торышы шартлары сизелерлек начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән һәм көндез республика территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр (Казанда – секундына 15 метр) тизлек белән исүче көчле җил була. Бофорт шкаласы буенча секундына 13,9-17,1 метр тизлек белән исүче җил көчле, ә 17,2-20,7 метр тизлек белән исә торганы бик көчле дип атала.

Моннан тыш, тәүлекнең караңгы һәм якты вакытында төбәктә кайбер урыннарда томан төшә.

Иртәнге сәгатьләрдә бозлавык барлыкка килү ихтимал. Төнлә һәм көндез республикада (шул исәптән башкалада) юлларда көчле бозлавык була.

Төнлә Татарстанда урыны белән (Казаннан тыш) бераз кар яварга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә.