Тикшерү комитеты Түбән Кама башлыгының мигрант гаиләсенә фатир бирүе белән кызыксына
Күп балалы таҗик гаиләсенә фатира алуга сертификат бирүләре Түбән Камада яшәүчеләрнең ачуын чыгарган. Моны "Крокус"тагы фаҗигага бер ел уңаеннан бирелгән бүләкме", дип сораучылар да бар. Түрәләр исә аларның гаиләсе сертификат бирер өчен бөтен яклап та туры килде, дип аңлата.