ru24.pro
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә кардиохирург Ренат Акчурин исемен бирергә тәкъдим итәләр

0

Чаллыда ашыгыч ярдәм хастаханәсенә танылган кардиохирург Ренат Акчурин исемен бирергә ниятлиләр. Карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә Ринат Сөләйман улы Акчурин исемен бирү һәм аны алга таба «Р.С.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе дип йөртү тәкъдимен кабул итәргә», – диелә документта.

Ренат Акчурин виртуоз хирург, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты буларак билгеле. Безнең илдә һәм чит илләрдә аны яңадан торгызу, кан тамырлары һәм кардиохирургия өлкәләрендә уникаль юнәлешләрне үстергән галим һәм белгеч буларак беләләр.

Ул дистәләгән еллар дәвамында Татарстан белән тыгыз эшлекле элемтәләрен өзмәде. Ренат Акчурин 2024 елның 6 октябрендә 78 яшендә вафат булды.