Метшин: Казан Белгородның БПЛА һөҗүменә каршы тору эшендәге тәҗрибәсен кулланачак
2024 ел азагында Казан делегациясе пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүменә каршы тору тәҗрибәсен өйрәнү өчен Белгородта булды. Шәһәрнең иң яхшы тәҗрибәләре Казанда да кулланылачак, дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин республиканың Иминлек Советы утырышында.
«Делегация хәбәр итү системасы эше, яшеренү урыннарын оештыру һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында навигацияне җайга салу белән танышты. Белгородның иң яхшы тәҗрибәләрен Татарстан башкаласы үз эшендә кулланырга ниятли», - диде шәһәр башлыгы.
Утырышта катнашучылар дошманның пилотсыз оча торган аппаратлары һөҗүме куркынычына каршы тору чаралары, халыкны нәтиҗәле хәбәр итү системасы белән тәэмин итү, шулай ук куркыныч очрагында кешеләргә яшеренү өчен имин биналар оештыру турында фикер алышты.