Казанда «Ел укытучысы – 2025» конкурсына йомгак ясалды
Казанның Идел буе районы 129 номерлы мәктәбенең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов «Ел укытучысы — 2025» конкурсының абсолют җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасында узды. Казанның иң яхшы педагогларына бүләкләрне Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.
Бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңүчеләр шәһәрне республика этабында тәкъдим итәчәк.
«Укытучы булып эшләр өчен олы йөрәк, күңел, зур талант һәм сәләт кирәк. Иң яхшы укытучылар безнең Казанда эшләвенә мин бик шат. Сез республикада һәм Идел буенда гына түгел, ә бөтен Россиядә трендлар формалаштырасыз. Бүген без бүләкләячәк укытучылар, мәктәп директорлары бөтенроссия конкурсларында, төрле форумнарда җиңү яулый. Сез чемпионатларда, фән олимпиадаларында, башка төрле ярышларда алтын медальләр яулап, Татарстанга гына түгел, Россиягә дан һәм җиңүләр китерә торган олимпиадачыларны әзерлисез», – диде Метшин.
Ул шулай ук соңгы елларда шәһәр мәктәпләрендә инфраструктура сизелерлек яхшырды, дип билгеләп үтте. Элек компьютерлар, лаборатор җиһазлар, уку әсбаплары булмаса, бүген ситуация уңай якка үзгәрде.
Шәһәр башлыгы шулай ук педагогларга балаларга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Һадиуллин, үз чиратында, педагог һөнәренең шәһәр һәм республиканың киләчәге өчен әһәмиятен ассызыклады. Казан педагоглары дөньякүләм дәрәҗәдә уңышларга ирешергә сәләтле, диде ул.
«Сез илгә генә түгел, бөтен дөньяга кирәкле җиңүләр яуларга сәләтле. Чөнки сез – яхшы позицияле, дөрес кыйммәтле һәм изге гамәлләр кылучы кешеләр. Мондый кешеләр һәрвакыт барлык буыннарга кирәк», - дип ассызыклады министр.
Конкурсның абсолют җиңүчесе Ерлан Аймаганбетов тантанада гаиләсенә, шулай ук шәһәр җитәкчелегенә мондый бәйгедә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«2018 елда Казанга күченеп килгәндә бервакыт әлеге дәрәҗәле педагогик осталык конкурсы җиңүчесе буларак Казан Ратушасы сәхнәсендә басып торырмын дип уйлап та карамас идем. Ул чагында бу минем өчен хыял иде, һәм менә ул чынга ашты. Бу җиңү – бик зур хезмәт. Мин гаиләмә, хезмәттәшләремә, администрациягә, методистларга, минем 6 сыйныф укучыларыма чиксез рәхмәтле. Мин аларның җан атып торуын әле дә тоям. Миңа теләктәшлек белдергән өчен аларның әти-әниләренә дә рәхмәт», - диде ул.
Казан – ул шәһәр генә түгел, дип билгеләп үтте укытучы. Бу безгә мөмкинлекләр бирә торган урын, биредә һәр педагогка һөнәри үсеш һәм мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен ишекләр ачык, дип өстәде җиңүче.
«Монда минем күңелемә һәм йөрәгемә ошый. Биредә яхшыларның иң яхшылары эшли. Мин Казанның шулкадәр мөмкинлекләр һәм илһам бирә торган мәгарифенең, коллективының бер өлеше булуым белән горурланам һәм бәхетле», – дип йомгаклады Аймаганбетов.
Шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:
- «Аерым фән укытучысы» — Казанның Идел буе районы 129 номерлы мәктәбенең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбәтов;
- «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» – Казанның Яңа Савин районыны 146 номерлы лицееның туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Айсылу Мөхәммәтова;
- «Педагогик дебют» – Идел Буе районы 186 номерлы лицееның инглиз теле укытучысы Гүзәлия Галиева;
- «Педагог-ветеран» – Идел буе районы 48 номерлы мәктәбенең ветеран-педагогы Флүрә Галимова;
- «Кеше тәрбияләү» – Авиатөзелеш районы 119 номерлы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Вилдан Хисмәтов;
- «Йөрәгемне балаларга бирәм» – Идел Буе районы 73 номерлы мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Морозова;
- «Педагог-психолог» – Авиатөзелеш районы 407 номерлы балалар бакчасының педагог-психологы Ләйсән Әхмәтҗанова;
- «Укытучы-дефектолог» – Казанның Совет районы 104 номерлы балалар бакчасының тәрбияче-логопеды Арина Шакирова;
- «Ел тәрбиячесе» – Казанның Идел буе районы 106 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Миронова;
- «Инклюзив белем бирү педагогы» – Казанның Совет районы 156 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Хуҗәхмәтова;
- «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» – Казанның Совет районы 119 номерлы балалар бакчасында туган (татар) телне өйрәтү тәрбиячесе Алсу Кәримова.