Дзержинск татарлары махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты
1 мартта Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә «Единство и сплочение» фонды әгъзалары диаспоралар вәкилләре белән берлектә махсус хәрби операция зонасындагы якташлары өчен чираттагы гуманитар конвой җибәрүдә катнашты. Гуманитар йөкне җибәрү эшен Дзержинск мэры Михаил Клинков җитәкләде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Түбән Новгород өлкәсе мөселманары Диния нәзарәте эшләре идарәчесе, «Единство и сплочение» фонды җитәкчесе, Дзержинск татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, хәрби капеллан Рамил Надюков сөйләгәнчә, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек продуктлары, эчке киемнәрдән тыш, хәрбиләргә өйдә бәйләнгән җылы киемнәр һәм Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре пешергән пироглар җибәрелгән.