ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Казахстан татарлары Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни чараларда катнашты

0

Казахстанда күренекле татар галиме, тарихчы, этнограф, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган чаралар булды. Астананың Каюм Насыйри институты фәнни-мәгариф үзәгендә институт җитәкчесе Аделия Төхбәтова «Каюм Насыйри эзләре буенча» квест-уен һәм Татарстан рәссамы Рәис Шаһиев май белән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Каюм Насыйри институты үзәге каршындагы татар теле курсларын тыңлаучы балалар төркеме һәм аларның әти-әниләре өчен башта Каюм Насыйри музеена виртуаль экскурсия оештырылды. Шуннан соң квест-уен барышында катнашучылар Каюм Насыйри эшләгән арифметика, логика, халык иҗаты, ботаника, кулинария кебек эшчәнлек өлкәләре һәм юнәлешләре белән таныштылар.

«Чарада катнашучыларның гаилә шәҗәрәсен төзүгә аерым игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, аларның күбесе үз тамырларын 7 нче буынга кадәр белә. Уеннан соң Каюм Насыйри институты бүлмәсе беренче мәртәбә зур, якты остаханәгә әверелде. Татар теле курсларын тыңлаучы өлкән төркем, шулай ук иҗатка битараф булмаган кунаклар үзләрен рәссам, иҗатчы итеп хис итә алдылар», – ди оештыручылар.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Сәнгать мастер-классының үзенчәлеге шунда, ул курс тыңлаучыларында туган телне тормышта куллануны популярлаштыру максатыннан татар телендә уздырылды. Моннан тыш, мастер-класс барышында Каюм Насыйри институты үзәге җитәкчесе Аделия Төхбәтова фәлсәфәче, фикер иясе биографиясе, аның фәнгә, әдәбиятка, этнографиягә һәм медицинага керткән өлеше турында экскурсия үткәрде.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте