ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Самараның Халыклар дуслыгы йортында Илһам Шакировны искә алдылар

0

Самараның Халыклар дуслыгы йортында күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган кичә узды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган музыкаль кичә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте ярдәме белән оештырылды.

Кичәнең кереш өлешендә тамашачыларга тәкъдим ителгән видеофильмда тарихчы, галим Искәндәр Гыйлаҗев Илһам аганың иҗади үзенчәлеге, таланты, тормыш юлы турында сөйли.

Куйбышевта Илһам Шакировның беренче концерты 1962 елның көзендә Дзержинский исемендәге клубта уза. Аннан соң ул безнең якларга еш килеп йөри. Аның катнашында концертлар өлкә үзәгендә генә түгел, Тольятти, Новокуйбышевск, Сызран шәһәрләрендә дә үтә. Моңлы тавышын винил пластинкалардан гына ишетеп белгән татар авыллары да яраткан җырчылары белән танышу бәхетенә ия булалар.

Илһам Шакировның җырларына бала чагыннан ук гашыйк булып, иҗат юлын гомере буе күзәтеп барган Асия апа Шәймәрданова, бөек артист белән шәхсән таныш булган Сания апа Вахитова тамашачыларга Илһам Шакировның сәхнәдә — бөек артист, ә тормышта гади һәм тыйнак кеше булуы, үзе тирәсендә яшәгән-эшләгән кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам белән каравы турында сөйләделәр, диелә хәбәрдә.

Истәлекләр Әминә Ибәтуллина, «Ялкынлы яшьлек» ансамбле солистлары Искәндәр Әхмәтов һәм Илнур Салихов, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазанова, Дания Садыйкова, Гөлназ Сәхабетдинова башкаруында яңгыраган җырлар белән үрелеп барды.

Чара Илһам Шакировның иҗатына йомгак ясап, гомеренең соңгы өлешендә яздырган «Мәңгелеккә китеп барам» җыры һәм арабыздан киткән якташларыбыз һәм яраткан шәхесләребез рухына дога кылу белән тәмамланды. Әмма кунаклар таралышмадылар, чәй өстәле янына җыелышып, яшь чакларын, җырчының концертларын искә алуларын дәвам иттеләр, яраткан җырларын көйләп, музыка, гомер агышлары турында озак сөйләшеп утырдылар.