ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Актанышта Татарстанның атказанган агрономы истәлегенә шахмат һәм шашка турниры була

0

23 февральдә Актаныш районы Олыимән авылында күп еллар җитәкче булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фаис Фазуллин истәлегенә шахмат һәм шашка турниры узачак. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Ярышлар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырыла һәм быел беренче тапкыр мөхтәрәм Фаис Зәкәрия улы истәлегенә үтәчәк. Ул үзе дә шахмат уйнарга яраткан, пенсиягә чыккач өлкәннәр арасында төрле ярышларда катнашкан һәм призлы урыннар яулаган. Сүз уңаеннан, 20 февральдә Фаис Зәкәрия улы Фазуллинга 80 яшь тулган булыр иде.

Турнирда 18 яшькә кадәрге катнашучылар бер төркемдә ярышачак, 18 яшьтән өлкәннәр - икенче төркемдә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бүленеш юк.

Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр әзерләнгән.

«Шахмат-шашка уйнарга яратучыларны Фаис Зәкәрия улы гаиләсе һәм Олыимән җирлеге турнирга көтеп кала!» – диелгән хәбәрдә.

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/kese-kita-yry-kala/tr-atkazangan-agronomy-fais-fazullin-istalegena-uzacak-saxmat-ham-saska-turniryna-iaakyrabyz