ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда температура -28 градуска кадәр төшәчәк

0

Шимбә, 22 февральдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бу көнне җил төньяк-көнчыгыштан исә. Аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк, әмма көндез ул урыны белән 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Иртән температура -16..-21 градус, аязганда -23..-28 градуска кадәр түбәнәя. Көндез максималь температура -8..-13 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.