ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Алабуга полициясендә яңа җитәкче билгеләнде

0

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегендә яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев шәхси составка полиция подполковнигы Марат Дәүләтшинны шәхсән үзе тәкъдим итте.

Элек Дәүләтшин Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлек җитәкчесе вазифасын башкарган.