Татарстанда махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләре азык-төлек җыелмалары алачак
Татарстанда «Нәфис» фонды хәйрия акциясенең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өченче этабы башланды. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарына составына азык-төлек һәм көнкүреш химиясе кергән гуманитар ярдәм җибәрергә керештеләр. Бүләкләрне махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның һәр гаилә әгъзасы, шулай ук сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә I һәм II төркем инвалид булган солдатларның гаиләләре алачак.
Республикадан барлыгы 383,5 тонна гуманитар ярдәм җибәрергә ниятлиләр. Җыелмалар гаиләләргә әгъзалар саны буенча тапшырыла.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа этабын без Ватанны саклаучылар көне – солдатларыбызның батырлыгын һәм фидакарьлеген символлаштырган бәйрәм алдыннан башлыйбыз. Аларның һәркайсы олы ихтирамга һәм рәхмәт сүзләренә лаек. «Нәфис» фонды өчен махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлек булып кала һәм бу юнәлештәге эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез», – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский.
Акция беренче тапкыр - 2024 елның гыйнвар-февралендә, икенче мәртәбә июль ахырыннан сентябрь азагына кадәр узды. «Нәфис» фонды Татарстанның барлык муниципалитетлары хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә эшли, алардан тиешле мәгълүмат ала.
Гаиләнең һәр әгъзасына исәпләп, «Нәфис» фонды озак саклана торган азык-төлек – консервланган ит, төрле ярмалар, макарон, шикәр, он, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм джем җибәрә. Көнкүреш химиясе исемлегенә савыт-саба юу чаралары, кер юу һәм чистарту порошоклары, шампунь, каты һәм сыек сабын керә.