ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

М5 трассасындагы намаз уку йортын «Мосафир» дип атадылар

0

«Урал» М5 трассасында урнашкан намаз уку йортына махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә «Мосафир» дигән исем бирделәр. Аның диварына тантаналы рәвештә мемориаль табличка урнаштырылды. Бу - Чиләбе һәм Екатеринбург өлкә үзәкләре арасындагы трассада бердәнбер мөселман гыйбадәт йорты, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Бекишев, Кунашак районы Депутатлар җыены депутаты, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Даян Иштимеров, Кунашак районы авыл җирлекләре депутатлары – Наил Фәхретдинов, Юлия Хөсәенова, җәмәгать эшлеклесе Айдар Заманов, ике «Ана даны» медале һәм «Ватанны саклаучы әнисе» медале белән бүләкләнгән Фатиха Рәхмәтуллина, махсус хәрби операциядә катнашучы, Жуков медале белән бүләкләнгән һәм Татарстанның Дәүләт бүләге - «Дуслык» орденына тәкъдим ителгән Сәләх Әбдрәхимов, «Әхмәт-СПЕЦНАЗ» ордены, «Батырлык» ордены һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале иясе Динар Ижбирдин бар иде.

Озерск җирле мөселман дини оешмасы рәисе Габдулла Шәймәрданов сөйләгәнчә, намаз уку йорты хәйрияче Даян Иштимеров акчасына мәхәллә кешеләре көче белән төзелә. Хәзерге вакытта анда тәрәзәләр куелган, идәннәр җәелгән. Намаз уку йорты янында хәләл кафе бар, анда күрше фермада җитештерелгән кымыздан авыз итәргә була.

«РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия юлламалары буенча быел Динар Ижбирдин һәм Фатиха Рәхмәтуллина хаҗга барачак. Без Россия мөселманнары башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдингә һәм хәйрияче Сөләйман Кәримовка зур рәхмәтебезне белдерәбез», - дип билгеләп үтте Габдулла Шәймәрданов.